"Татарстан - мой край родной"
30 август көнне Калмаш авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта,Республика көне уңаеннан "Туган җирем Татарстан", дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмгә өлкәннәр дә, балалар да җыелган иде. Бәйрәмне Калмаш авыл мәдәният йорты директоры Гөлшат Лотфуллина котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Тамашачылар алдында, китапханәче Зинфира Маннапова, Калмаш авылы шагыйрәсе Кәүсәрия Ямалиеваның "Татарстан- газиз ил йортым" дигән шигырен сөйләде.
Яшь буында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихи үткәне, бүгенгесе белән таныштыру бик зур әһәмияткә ия. Шул уңайдан китапханәче балалар һәм өлкәннәр өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән уен – викторина үткәрде. Чара барышында балалар Татарстан көненең тарихын, Ватан башкаласы, шәһәрләр һәм авыллар турында белемнәрен баеттылар, Республика символларын искә төшерделәр. Сорауларга җавап бирүдә балалар да , өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Мәдәният йортының художество җитәкчесе Резеда Фатыхова балалар белән мастер класс үткәрде. Шулай ук мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларга төрле ярыш, уеннар үткәрелде. Уенда катнашкан һәр балага да бүләкләр бирелде. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.