27 мая — Общероссийский день библиотек!
27 май – китапханәчеләр көнендә Тукай район Калмаш авыл китапханәчесе Калмаш авыл китапханәсендә эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы ветераннарның өйләрендә булып, һәрберсен ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрикләп кайтты. Ветераннар эшләгән чорларын исләренә төшерделәр, хатирәләр яңарттылар. Китапханәче бүгене көн эшчәнлек турында, эштә булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты һәм күчтәнәч пакетлары тапшырды.