Калмашская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru//ru//accounts|login
  • Телефон: 8(8552)37-71-24
  • E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru
  • Адрес: 423886, РТ, Тукаевский район, с. Калмаш , ул. Центральная, д. 32 E-mail : zinfira.mannapova@bk.ru 423886, РТ, Тукай районы, Калмаш авылы, Үзәк урамы, 32 нче йорт E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru 423886, RT, Tukai region, village of Kalmacs, street Central, d. 32 E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru

"Ваш возраст золотой"

Калмаш авыл мәдәният  йортында өлкәннәр көне  зур җанлылык белән үтте. Авылыбызның өлкән кешеләре бик теләп мәдәният йортына җыелдылар. Бу көнне өлкәннәребезгә авыл  җирлеге башлыгы Фирдинант Васыйл улы,  ветераннар Советы рәисе Рәзинә Шамис кызы тарафыннан тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре җикерелде. Бәйрәм авылыбызның имам хатибы Шамиль хәзрәтнең изге дога, вәгазьләр белән башланып китте. Бәйрәм күчтәнәче итеп өлкәннәребезгә Калмаш авылы урта белем бирү мәктәбеннән укучы балалар җыр, шигырьләр белән өлкәннәребезне сөендерделәр. Үзешчән җырчыбыз Рәкия Ибрагимова, шагыйрә Кәүсәрия Ямалиеваларны өлкәннәребез бик яратып кабул итте.
Китапханәче Зинфира Маннапова өлкәннәребезгә тормышчан кызыклы викторина уеннары уйнатты, бәйрәм кичәсен шигьри юллар белән үреп алып барды. Өлкәннәребез үзләре дә бәйрәмдә бик теләп катнаштылар, бәйрәмгә килгән халыкка җырларын, гармун моңнарын бүләк иттеләр.
Өлкәннәребезнең аралашуы чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмне күңелле итеп оештырганнары өчен  җирле үзидарәгә, бәйрәмебезне үткәрүдә ярдәм иткән иганәчеләргә, чәй өстәленә тәмле коймаклар пешергән "Ләйсән" балалар бакчасы хезмәткәрләренә, урта мәктәп, китапханә, мәдәният йорты коллективларына олы рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.