Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Бөркет кошлар кулга ияләшми"

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә язучы Вахит Имамовның 65 яшьлек юбилее уңаеннан "Бөркет кошлар кулга ияләшми" дип аталган китап күргәзмәсе эшләде. Вахит Шәйхенур улы Имамов - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган язучы.