Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Бөркет кошлар кулга ияләшми"

Теләнче-Тамак авылында язучы Вахит Имамов белән очрашу узды. Вахит Шәйхенур улы Имамов - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган язучы.

Менә шундый зур шәхес белән очрашу – безнең өчен зур сөенеч булды. Шуңа күрә без дә җирлегебезнең горурлыгы булган кешеләре белән таныштырырга булдык. Шуларның берсе Советлар Союзы Герое Нурми Шариповның Казаклар авылында урнашкан туган нигезендә, аның исемен йөрткән урта гомуми белем мәктәбендә экскурсия оештырылды. Мәктәптә оештырылган кичәдә Вахит Имамовның тормыш юлы, иҗаты белән укучыларны таныштырдык, аннары сүзне Вахит Шәйхенурович үзе алды, тарихи романнарның язылу тарихларын сөйләде, әдәбиятка, татар телен өйрәнүгә булган фикерләре белән уртаклашты. Әлбәттә, “Япон татары”, “Сәет батыр”, “Утлы дала” кебек романнары һәм башка повестьлары белән китап сөючеләр күңеленә кереп калган әдипне ишетергә, аның белән әңгәмә алып барырга теләүчеләр күп булды. Шулар арасында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бируче укытучылар, ветеран укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре бар иде. Түгәрәк өстәл янында барлык сорауларга да матур итеп җавап бирүче Вахит Шәйхенуровичны барысы да таң калып тыңлап утырдылар. Аның сөйләм теленә гашыйк булган авыл халкы әдипне тиз генә җибәрәселәре килмәде, кабат-кабат кызыксындырган сорауларын аңа яудырдылар.

Шулай ук Вахит Имамов Теләнче-Тамак авылында урнашкан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәбе белән танышты, андагы балаларның кул эшләренә соклануын белдерде.

Бу очрашу бик озак елларга истә калырлык булды.