"Тамбур ысулы"
Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә тамбур ысулы буенча чигү мастер-классы узды. Аны авылыбызда туып-үскән Фазуллина Ландыш үткәрде.
Ландыш Хамит кызы Фазуллина - 1982 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган. 2004 елда КДУның татар филологиясе факультетын, 2011 елда КФУ аспирантурасын тәмамлый, филология фәннәре кандидаты, 2007-2010 елларда ТДГПУ мөгаллимәсе. 2011 елда Рубис Зарипов белән берлектә эшләгән «Бишегем Теләнче-Тамак» китабы дөнья күрә. 2011-2019 елларда сабыйлар өчен «Тылсымлы куллар» журналы нәшер итә. 2014-2023 елларда "Идел" журналында директор урынбасары булып хезмәт куя.
«Яшьләр форумы 2011», «Татарстан өчен 50 инновацион идея» (2011), «Многоликая Россия»: III Бөтенроссия «Татар рухы һәм каләм» (2013), «Яңа бишек җыры" (2022), «Рухи моң» (2023) бәйгеләре җиңүчесе. Дини эчталектәге шигырьләр иҗат итә, җырлар авторы. Бүгенге көндә Казанда яши.