Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Милләтнең каләмле баласы"

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә якташыбыз Фәннүр Сафинның тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсе эшли.
Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Татарстан АССР Минзәлә районының Кузкәй авылында туа. Ф.Сафин әдәбиятка бик иртә килде. Башлангыч мәктәптә укыганда ук аның беренче шигырьләре «Ялкын» журналында һәм «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Укучылар аның белән «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) җыентыклары буенча таныштылар. Ф.Сафин - нигездә лирик шагыйрь. Аның шигырьләре яшьләр романтикасы белән сугарылган һәм замандашларының туган төбәге, аның табигате турында лирик уйлар буларак кабул ителә. Аның лирикасына халыкчанлык, берникадәр моңсулык һәм шул ук вакытта юмор кебек сыйфатлар хас.

Фаннур Шайхенурович Сафин родился 27 июня 1948 года в деревне Кузкеево Мензелинского района Татарской АССР. Ф.Сафин очень рано пришел в художественную литературу. Еще когда он учился в начальной школе, его первые стихи были напечатаны в журнале «Ялкын» и газете «Яшь ленинчы». С творчеством студенческих лет читатели ознакомились по сборникам «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972). Ф.Сафин — в основном лирический поэт. Его стихи пронизаны молодежной романтикой и воспринимаются как лирические размышления современников о родном крае, его природе. Его лирике присущи такие качества, как народность, некоторая грусть и в то же время юмор.