Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

«Язучы шәхесен ачу»

Ибраһим Зиннәтулла улы Нуруллин — язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме. Филология фәннәре докторы, профессор. 2023 елның апрель аенда аңа 100 яшь тулган булыр иде.
И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Аның беренче иҗат җимешләре: "Ана тойгылары", "Рәхмәтулла абзый", "Кунакта" һ.б. Соңрак аны Г.Тукай иҗаты кызыксындыра башлый. Шулай ук Фатих Әмирхан,  Шәриф Камал иҗатларына, әдәбият тарихының һәм агымдагы әдәби процессның аерым проблемаларына багышланган хезмәтләре белән ул үзен әдәбият белгече-тәнкыйтьче итеп таныта.
"Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә басылып чыккан "Габдулла Тукай" исемле китабы өчен И. Нуруллин га 1982 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  бирелде. Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (1992).
Ибрагим Нуруллин-писатель, критик и литературовед. Доктор филологических наук, профессор. В апреле 2023 года ему исполнилось бы 100 лет. И. Нуруллин пришел на литературную арену прежде всего как рассказчик-прозаик. Его первые произведения: "Материнские чувства", "Рахматулла абзы", "В гостях" и др. Позднее его начинает интересовать творчество Г. Тукая. Также он проявил себя как литературовед-критик трудами, посвященными творчеству Фатиха Амирхана, Шарифа Камала, отдельным проблемам истории литературы и текущего литературного процесса. За книгу "Габдулла Тукай", изданную в серии "Жизнь знаменитых людей", И. Нуруллину в 1982 году была присуждена Государственная премия Татарской АССР им. Г. Тукая. Лауреат премии Гаяза Исхаки (1992).