Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Гаяз Исхакый - татарның горурлыгы"

2023 елда татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тула. Үзенең озын һәм нәтиҗәле иҗади тормышында Гаяз Исхакый 70кә якын әсәр яза. Гаяз Исхакый әсәрләре революциягә кадәрге барлык популяр татар басмаларында диярлек басыла, аның китаплары меңләгән тиражлар белән чыга, шул исәптән сайлап алынган әсәрләренең күп томнары нәшер ителә. Гаяз Исхакый тәрҗемәче буларак та билгеле. Мәсәлән, ул Александр Пушкинның "Капитан кызы" тарихи романын беренче булып татар теленә тәрҗемә итә. Гаяз Исхакый - милли драматургиягә нигез салучыларның берсе. Әлеге дата хөрмәтенә Теләнче-Тамак китапханәсендә "Гаяз Исхакый - татарның горурлыгы" исемле китап күргәзмәсе эшли.
В этом году исполняется 145 лет со дня рождения классика татарской литературы Гаяза Исхаки. За свою долгую и плодотворную творческую жизнь Гаяз Исхаки написал около 70 произведений. Произведения Гаяза Исхаки публиковались, практически, во всех популярных дореволюционных татарских изданиях, его книги выходили многотысячными тиражами, в том числе издавались многотомники его избранных сочинений. Известен Гаяз Исхаки и как переводчик. Так, например, он первым перевел на татарский язык исторический роман Александра Пушкина «Капитанская дочка». Гаяз Исхаки является одним из основоположников национальной драматургии.
В честь этой даты в бибилиотеке организована книжная выставка под названием “Гаяз Исхаки- гордость татар”.