Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Без тарихта эзлебез"

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр фестивален үткәрә. Ул буыннарның дәвамчанлыгын саклап калырга, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә-туганлык элемтәләрен ныгытырга, үз нәселенең, халкының һәм туган төбәкнең тарихын өйрәнүгә этәргеч бирергә, Татарстан халыкларының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызырга, гаилә иҗаты традицияләрен үстерергә, үсеп килүче буынны эстетик, әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләүдә аның ролен көчәйтергә тиеш.
Быел әлеге бәйгенең район этабында Теләнче-Тамак авылыннан Сәгъдиевлар гаиләсе катнашты. Әлеге бәйгедә катнашу өчен интернат-мәктәп коллективы, урта мәктәп укучылары, укытучылары, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәм итте.