"Мин тормышка гашыйк"
Татар язучысы Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Теләнче-Тамак мәдәният йортында "Мин тормышка гашыйк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә язучының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, "Хәзинә" хикәясе сәхнәләштерелде.
Яруллин Фәнис Гатаулла Улы - күренекле прозаик һәм драматург, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе һәм М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Ф. Яруллин милли мәдәнияткә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның биографиясе һәм иҗаты татар әдәбияты өчен батырлык, фидакарьлек, рухи көч һәм туган якка мәхәббәт гәүдәләндерә.