Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

“Китаплы балачак илендә”

20 нче июль көнне балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиевка 50 яшьт тулды. Шул уңайдан Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә “Китаплы балачак илендә” дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә язучының китапханәдә булган китаплары һәм аның иҗатын чагылдырган газета-журналлар да урын алды.
Узган гасырның 90 елларыннан башлап, Алмаз Гыймадиев балалар һәм яшүсмерләр өчен язган хикәяләре, повестьларе республика газет – журналларында даими төстә басылып килә. Беренче юмористик хикәяләр җыентыгы - “Күңелле тәнәфес” – Татарстан китап нәшриятында 1997 елда дөнья күрә. Соңрак, “Хуш, Тамчыгөл!”, “Ниязның рекордлар китабы”, “Без андый малай түгел”, “Телефонлы кәҗә”, “Шоколадлы тәнәфес” исемле хикәя һәм повестьлар җыентыклары басылып чыга.
Балар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен, Алмаз Гыймадиев 2001 елда Шәйхи Маннур исемендәге премия, 2007 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемедәге премия белән бүләкләнә.