“Йөрәк моңын дөньяга сирпеп”
18 май көнне Теләнче-Тамак китапханәсендә Мамадышта яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, “Агымсу дулкыннары” әдәби клубының җитәкчесе, җырчы, баянчы, театр актеры, талантлы шагыйрә Гөлнур Васыйлова белән “Йөрәк моңын дөньяга сирпеп” дип аталган очрашу кичәсе узды. Бөек Тукайны укып, моңлы Сәйдәшне тыңлап үскән шагыйрәбез үз сүзен оста, гади һәм кыска итеп шигъри юлларга сала белә. Аларны уку, тыңлау - күңелгә рәхәтлек бирә, гади генә фикерне дә шигъри юллар аша тапшыру безне бик гаҗәпләндерде.