Гөлнур Зариф кызы Васыйлова -7 китап авторы.
Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә язучы автограф белән үзенең яңа китабын бүләк итте. Гөлнур Зариф кызы Васыйлова – Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туып-үскән, мәдәният хезмәткәре, җиде китап авторы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты.