Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Чәк-чәк шоу"

Барлык бәйрәмнәр арасындагы иң татлы, иң баллы, иң тәмле бәйрәмнәрнең берсе ул “Чәк-чәк бәйрәме”. Чәк-чәксез бер татар бәйрәме дә үтми! Бу татлы ризык өлкәннәргә дә, кече яшьтәгеләргә дә хуш килә, аңа битараф калучылар юк диярлек!
Теләнче-Тамак  мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре  тәмле бәйрәм оештырдылар. Чәк-чәк бәйрәме тантанасында -Татарстан Республикасы татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Тукай муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – Ләйсән Хәниф кызы да катнашты.