Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Җырларда - юллар, юлларда - еллар"

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә әдип –язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Баян улы Галиевка 75 яшь тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырыла һәм күзәтү үткәрелә. Биредә Марсель Галиевның иҗат иткән әсәрләре, шигырьләр, аның иҗатына, тормышына кагылышлы кызыклы материаллар белән танышырга була. М.Галиев — үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

“Миндә татар йөрәге тибә… Татар – барча континентларга таралган дөньяви халык. Татар – нинди яңгыравыклы исем! Пышылдап кына әйтсәң дә тантаналы яңгырап кала. Бу сүздә космик куәт сулышы төенләнгән.  Ә син, милләттәшем, йөртергә хаклымы шундый да шәүкәтле исемне?! Дөнья картасында үз тамгаларын таш-мәрмәргә уеп калдырган бөек халыкның тарихын аң-вөҗүдеңә сыйдыра аласыңмы?”  Марсель Галиев