Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Серле тормыш бары җирдә генә"

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова  исемендәге премия иясе, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге администраторы - Сирень Якупованың 60-яшьлек юбилее уңаеннан "Серле тормыш бары җирдә генә" дип исемлэнгэн  китап күргәзмәсе оештырылды. «Кар юлы» дип исемләнгән бу китабына тормышка, яшәүгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган фәлсәфи-лирик шигырьләре туплап бирелде.

Сирень Мөхибулла кызы Якупова 1961 елның 26 августында Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә.
1978 елда Елховой урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ,Әлмәт төзелеш техникумында белем ала. Нәкъ шул елларда районның “Хезмәт байрагы” газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.
Хезмәт юлын шагыйрә туган авылы мәктәбендә башлый.Ярты ел укытучы булып эшләгән Сирень , шигырендәгечә “хыялы артыннан йөгереп”, янә Әлмәт каласына китеп бара.Ә 1982 елның җәендә инде яшьләр шәһәре Чаллыга килә.Башта КАМАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводында эшли. Шушы елларда аның шигырләре, язмалары КАМАЗның “Нур” газетасында даими урын ала.Туксанынча елларда Сирень Якупова “Ләйсән”әдәби –иҗат берләшмәсенә йөри башлый,ул “Йолдызлы уйлар” исемле тәүге китабын чыгара. 2006 елда шагыйрә “Шәһри Чаллы “ газетасы редакциясенә эшкә килә, 2013 елга кадәр шунда хезмәт куя.Шул чорда шәһәр һәм республика матбугатында аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, язмалары дөнья күрә, китаплары чыга.Алар тирән фәлсәфәгә ,үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны җәлеп итә. Сирень Якупова 2001 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Хезмәт юлын шагыйрә туган авылы мәктәбендә башлый.Ярты ел укытучы булып эшләгән Сирень , шигырендәгечә “хыялы артыннан йөгереп”, янә Әлмәт каласына китеп бара.Ә 1982 елның җәендә инде яшьләр шәһәре Чаллыга килә.Башта КАМАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводында эшли.
Шушы елларда аның шигырләре, язмалары КАМАЗның “Нур” газетасында даими урын ала.Туксанынча елларда Сирень Якупова “Ләйсән”әдәби –иҗат берләшмәсенә йөри башлый,ул “Йолдызлы уйлар” исемле тәүге китабын чыгара.
2006 елда шагыйрә “Шәһри Чаллы “ газетасы редакциясенә эшкә килә, 2013 елга кадәр шунда хезмәт куя.Шул чорда шәһәр һәм республика матбугатында аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, язмалары дөнья күрә, китаплары чыга.Алар тирән фәлсәфәгә ,үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны җәлеп итә.
Сирень Якупова 2001 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.