100-еллык каләм ияләре
Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә 2021 елның юбиляр язучыларына багышланган күргәзмә эшли. Биредә Гамил Афзал, Афзал Шамов, Әдип Маликов турында төрле мәгълүмат табарга була.
Гамил Афзал - күренекле татар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 2021 елда 100-еллык юбилее билгеләп үтелә.
Афзал Шамов - ХХ йөз совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле, күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. 2021 елда 120-еллык юбилее билгеләп үтелә.
Әдип Маликов - татар шагыйре, прозаик. 2021 елда 100-еллык юбилее билегләп үтелә. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә.Маликов 1979 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.