"Бишегем - Теләнче-Тамак"
Безнең Теләнче – Тамак авылы Тукай районының зур тарихлы авылларның берсе ул. 4 март көнне Теләнче- Тамак авыл җирлегендә “Бишегем-Теләнче – Тамак” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме узды.
Әлеге истәлекле вакыйга га Теләнче-Тамак мәдәният йортына авыл халкы, район китапханә җитәкчелеге, читтә яшәүче авылдашлар һәм башка күп санлы кунаклар килде.