Каләм ияләре!
27 ноябрь көнне Теләнче Тамак урта мәктәбендә язучылар белән очрашу узды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, тел һәм әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, Яр Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин тел байлыгын арттыру, татар телен саклау һәм аны үстерү турында кызыклы әңгәмәдә катнаштылар, күңелдә туган сорауларга җавап бирделәр. Укучылар, мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре бу очрашуны ямьләндереп, милли бизәкләргә төрендереп тордылар.