Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Әдәби учак"

Теләнче-Тамак урта мәктәбендә "Әдәби учак" дип исемләнгән язучылар белән очрашу узды. Очрашуга килгән язучылар:

- Фоат Миннәхмәт улы Садриев, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты;

- Рубис Зарипов, җырчы, композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Язучылар сорауларга җавап бирделәр, иҗади планнары белән уртаклаштылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар татар биюе, башлангыч сыйныф укучылар саф татарча җырлар башкардылар. "Ак каурый" районкүләм бәйгедә үзләренең иҗат җимешләре белән катнашкан балалар язучыларга да шигырьләрен ишеттерделәр. Кичә бик матур һәм эчтәлекле үтте.