Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Нәүрүз

"Әкият" балалар бакчасында"Нәүрүз" бәйрәме узды. Нәүрүз-татар халкының иң матур йола бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул -  дуслык, киң күңеллелек,кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз - фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр.

   Бәйрәмне бик күңелле үтте. Балалар белән төрле уе6ар уйнадык,санамышлар әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр. Яз турында җырлар җырлпдык. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.