Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Холокост корбаннарын искә алу

  

27 январь көнне Иске Дөреш авыл китапханәсендә Хәтер сәгате үткәрелде. Хәтер сәгате барышында Холокост корбаннарын, ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне,  олыларда күтәрә алмаслык михнәтләрне күтәргән балалар турында  искә алдык. Шушы фаҗига турындагы фотолардан ясалган презентация карау белән тәмамланды.