Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Көтеп узган гомер..."

Иске Дөреш авыл китапханәсендә популяр язучы Зифа Кадырованың иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Анда язучының китаплары, аның белән булган очрашулардан газета-журналлардагы мәкаләләр дә урнаштырылды. Зифа Кадырованың әсәрләрен яратып укучылар белән әңгәмә үтте һәм соңыннан һәркем әсәрдән үзе охшаткан өзекне кычкырып укыды.