Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Әкиятләрне танып бел"

Иске Дөреш авылында, күп катлы өйләр янында, бик матур итеп балалар мәйданчыгы булдырылды. Шул мәйданчыкта балалар белән "Әкиятләрне танып бел" дип исемләнгән әдәби уен үттте. Дидактик карточкаларда әкият, уеннар, мавыктыргыч биремнәр, төсле рәсемнәр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр бирелгән. Биремнәрне үтәп чыкач, пазл җыйдылар, рәсемнәргә карап кайсы әкияттән икәнен әйттеләр һәм кыскача гына әкиятнең эчтәлеген дә сөйләделәр. Соңыннан А.Алишның "Сер тотмас үрдәк" әкиятен  кычкырып укыдылар.