Серле шигърият дөньясына әйдәүче
1799 нчы елның 6 нчы июне көнне «рус шигъриятенең кояшы» Александр Сергеевич Пушкин туган. Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан. Пушкин көне ел саен бәйрәм ителә. Китапханәдә А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан “Серле шигърият дөньясына әйдәүче” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, оештырылды, укучылар белән очрашу үткәрелде.