Балаларны яклау көне
1июнь- Балаларны яклау көне уңаеннан Иске Дөреш авылы спорт мәйданчыгында балалар өчен "Күңелле стартлар", хәрәкәтле уеннар үтте. Балалар һәрвакыттагыча бик актив, уеннарга бик теләп катнаштылар. Чарадан соң барысына да бүләкләр өләшенде. Искиткеч бәйрәм балаларга һәм өлкәннәргә бик күп күңелле минутлар алып килде.