Минем гаиләм-минем байлыгым
15 май - Халыкара гаилә көне! Бу безнең һәрберебез өчен иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә-теләсә кайсы заманча җәмгыятьнең төп байлыгы. Гаилә - ул сине яклаучы һәм саклаучы учак.
Шул уңайдан китапханәдә гаилә альбомнары белән күргәзмә оештырылды. Укучы балалар гаилә көне ничек, кайчан үткәрелә башлавы белән танышылар. Гаилә альбомын булдыру ни өчен кирәк?, Гаилә дә кемнәр була? Һәм башка күп сорауларга җавап бирдек. “Безнең гаилә” темасына рәсем ясадылар, матур итеп котлаулар яздылар.