"Тукай безнең күңелләрдә"
26 апрель -бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел. Тукай туган көн - шигырь бәйрәме һәм Туган тел көне дә. Бөек шагыйребез бик аз - нибары 27 ел яшәгән, ләкин безгә гаҗәеп зур әдәби мирас калдырган. Тукай бюсте янында шагыйрьнең авыр тормыш юлын искә алдык һәм шигырьләрен укыдык.