Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Тукай әкиятләрен укыйбыз

 

  26 апрель Габдулла Тукай тууына 139 ел. Китапханәдә балалар белән Тукай әкиятләрен кычкырып уку үтте. Китапханәче кыскача гына балаларга шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләде. Балалар Г.Тукайның “Сабыйга”, “Җир йокысы”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен,”Су анасы” әкиятен кычкырып укыдылар. “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, балалар өйдә уку өчен китаплар да алдылар.