"Әфганстан, йөрәк ярасы"
15 февраль 1989 елда соңгы совет солдаты Әфганстан җиреннән чыгарыла. Әфганстаннан чыгып китү уңаеннан, нәкъ менә шушы көн истәлекле дата санала. Авылыбызның Әфган җирендә хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбызның һәм аларның әниләренең хәлләрен белдек. Аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек телибез.