Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Көчле рухлы язучы

 

Фәнис Гатаулла улы Яруллин - Татарстанның халык шагыйре, прозаик, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 86 яшь тулды. Шул уңайдан Иске Дөреш  авыл китапханәсендә «Көчле рухлы язучы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда аның шигырьләре, хикәяләре, җырлары һәм  тормыш юлы белән дә танышырга була.