Шәп кәеф көне
Китапханәдә, "Мәрхәмәт" клубына йөрүче апалар белән "Шәп кәеф" көне үткәрдек. Тормыш мәшәкатьләреннән онытылып тору, шәп кәеф булдыру нияте белән кич җыелыштык. Матур итеп әзерләнгән табын артында, шигырьләр укыдык, татар халык әйтемнәре, табышмаклар әйттек, бирелгән сүзләрне кертеп, һәркем шаян хикәя уйлап чыгарды һәм аны сөйләде. Чәй өстәле артында күчтәнәчләр белән чәй эчтек, шәп кәеф белән таралыштык.