Встреча у самовара «В Рождественский вечер"
Бәйрәм табынына чәйгә авылдашларыбызны, күршеләребезне, тормыш иптәше сугыш кырында булган Андаржанова Навбахорны да чакырдык. Бүген алар белән сөйләштек, хәлләрен белештек. Тормыш иптәшенең исән-сау булуын теләдек. Тәм-томнардан авыз итеп һәм, әлбәттә, чәй эчтек.. Самовар янында һәрвакыт җылы әңгәмә барган, киңәшләшкәннәр, яхшы сүзләр генә сөйләгәннәр. Бүген бездә шундый сөйләшү булды.