Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Исәнме, Кыш бабай!"

Иске Дөреш мәдәният йортында балалар өчен "Исәнме, Кыш бабай!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Кыш бабай капчыгын бүләкләр белән тутырып килгән, балалар бик теләп Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, матур котлау сүзләре әйттеләр. Төрле уеннар да уйнадылар, чыршы тирәли барыбыз бергә җыр җырлап әйләндек. Һәр бала Кыш бабайдан күп итеп бүләкләр алды. әле тагы бер чара- лотерея уйнаттык. Спонсор Хазеева Рамилә апа булды. Изгелеге өчен бик зур рәхмәт аңа. Барлык лотереяларгада бүләкләр алып, балалар шатланып өйләренә таралыштылар.