Чәй көне
15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. Шушы көн уңаеннан Иске Дөреш авыл китапханәсендә “Мәрхәмәт” клубына йөрүчеләр белән чәй көнен билгеләп үттек. Чәй эчү үзенә күрә бер ял, гәпләшү, дөнья хәлләрен сөйләшү дә бит әле ул. Чәй – кеше өчен кирәкле, файдалы матдәләр хәзинәсе. Борынгыдан ук чәй гаҗәеп тылсымлы эчемлек саналган. Бүген чәйнең төрле төрләре, аның бай тарихы белән, аны үстерү һәм җыю урыннары, саклау кагыйдәләре белән таныштык, чәй эчүнең файдасы турында сөйләштек.