Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Кабак бәйрәме"

Китапханә каршында эшләп килүче "Мәрхәмәт" клубына йөрүчеләр белән "Кабак бәйрәме" үткәрдек. Барысыда бәйрәмгә кабак белән пешерелгән ризыклар алып килделәр. Кабакның файдасы,нинди витаминнарга бай булуы турында сөйләштек. һәркем үзенең пешереп алып килгән рецепты белән уртаклашты, кирәк кешеләр язып та алды. Бәйрәмне дәвам итеп,  бала чакны искә төшереп, оныкларыбызга яратып сөйли торган "Шалкан" әкиятенең инсценировкасын да куйдык.