"Карга боткасы"
Иске Дөреш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Карга боткасы” бәйрәме үткәрдек. Балалар белән өйләргә кереп, ярма, йомырка һәм тәм-томнар җыеп, бәйрәмгә барысын да такмаклар әйтеп, җырлар җырлап чакырып йөрдек. Җыйган күчтәнәчләребезне алып Мәдәният йорты ишек алдына кайтып, учак ягып, казанда ботка пешерергә куйдык. Ботка пешкән вакытта балалар белән җырлы-биюле уеннар уйнап, кошлар турында табышмаклар, яз турында мәкальләр әйттек. Шау-шулы күңел ачудан соң барысын да учак янына чакырып ботка ашадык. Җиргә тынычлык, мул уңыш, кояшлы көннәр күп булсын һәм яңгырлар вакытында яусын дип теләдек. Каргаларга яз өчен рәхмәт йөзеннән ботка куеп калдырдык.