Язучы Шаһинур Мостафинның тууына-75 ел
Шаһинур Мостафин - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист. 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). Иҗаты сугыштан кайтмаган солдатларны эзләп табу, аларның исемнәрен илгә кайтару, язмышлары турында язуга багышлана. Шаһинур Мостафин 2020 елның 6 июнендә вафат була.
Китапханәдә Язучы Шаһинур Мостафинның тууна -75 ел булуы уңаеннан китап күргәзмәсе эшли.
Шаһинур Мостафин, тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә армый-талмый эшләгән әдип.