"Вакыт безне сайлады" ("Время выбрало нас")
Әфган сугышы... 15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Әфган, илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Иске Дөреш авыл җирлегеннән барлыгы 8 егет Әфган җирендә үзләренең солдат хезмәтен үтәп кайталар. Без үзебезнең Әфганстан сугышында катнашып, сугышны үз күзләре белән күргән авылдашларыбызны чакырып очрашу кичәсе үткәрдек. Кызганычка каршы аларның хезмәт итү вакыты Әфганстанда сугыш барган вакытка туры килә һәм аларның ике ел,ә кайсының ике елда дүрт ай вакытлары Әфган сугышында үтә. Иң мөһиме барысы да туган нигезләренә исән-сау кайталар.