Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Әсәрләр дәү әнием кабек тәмле телле"

Балалар язучысы Әминә Бикчантаеваның тууына 26 январ көнне 110 ел булды. Аны искә алып балалар бакчасында, татар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның "Әсәрләр дәү әнием кабек тәмле телле" иҗаты буенча кычкырып уку узды. Әминә Бикчәнтәева-талантлы язучы. Ул мәктәпкәчә һәм мәктәп яше балалары язылган шигырьләре һәм хикәяләре өчен киң укучы яулады. Аның иҗаты мәгълүматка һәм идеяларга бай. "Әтиемнең эш бүлмәсе", "Үрдәк беренчелекне алган", "Сөйкемсез җан", "Тәмле сүз", " Хуҗа Насретдин балалар янында" - бу хикәяләр ачык мисал булып тора. Әүвәл балалар авторның тылсымлы әсәрләре буенча сәяхәт иттеләр, ә аннары балалар белән бергә "Зәңгәр күзле курчагым" җырын җырлап курчакларны йокларга яткырдык. Яңа елга өйрәнгән шигырьләрне сөйләп күрсәттеләр. Балаларга тәмле призлар тапшырылды.