Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Яшә, чишмә"

26 август көнне балалар белән Җикән Күл вылында, "Заһид чишмәсе" янында Кичке уенга җыелдык. Балаларны чишмәнең тарихы белән таныштырдык, чишмәләрнең безнең тормышыбызда нинди урын тотуы турында сөйләштек. Аларны саклап, чистартып торуның бик тә мөһим икәнен онытмаска кирәклеген дә әйттек. Төрле уеннар уйнадылар, чәй өстәле артында сөйләшүне дәвам иттек. Икенче елга барыбыз бергә җыелып килеп, чишмә янын чистартырга сүз куештык.