9 август Бөтен Россия китап сөючеләр көне
9 август Бөтен Россия китап сөючеләр көне уңаеннан бүген дә балалар үзләренә охшаган китап,журналларны кулларына алып укыдылар, рәсемнәрен карадылар, биремнәрне чиштеләр.Китапны укырга, кычкырып укыганнарын тыңларга яки үзегез кычкырып укырга яратасызмы дип сорагач, бер тавыштан әйе- дип, җавап бирделәр. Бу балалар җәйге ялларында көн саен китапханәдә булдылар, көн дә китап, журналларны кулларына алдылар дисәм, бердә ялган түгел.