Славян язуы һәм мәдәнияте көне
. Константин (Кирилл) гаиләдә төпчек бала була. Үзенең феноменаль хәтере һәм искиткеч сәләтле булуы белән ул башкаларны узып китә һәм тирә-юньдәгеләрне шаккаттыра. Солуни шәһәре вельможасы балаларының сәләте турында ишетеп, аларны Царьградка чакыралар. Монда алар ул вакыт өчен искиткеч яхшы белем алалар. Үзенең белеме һәм акыллылыгы белән Константин хөрмәт һәм ихтирам казанып, Философ дигән кушамат ала. Ул төрле дискуссияләрдә, христиан динен яклап чыгыш ясаган диспутларда сүзгә осталыгы белән аерыла, күп телләрне һәм иске язмаларны укый белүе белән таныла. Әмма аларга дөньякүләм танылуны славян алфавитын төзү һәм изге китапларны славян теленә тәрҗемә итү китерә. 864 елда Константин Философ һәм Мефодийны зур хөрмәт белән Моравиядә кабул итәләр. Алар бирегә славян алфавитын (алга таба ул кириллица дип йөртелә) һәм славян теленә тәрҗемә ителгән Евангелие алып киләләр. Бу - славян халыклары формалашуда төп роль уйнаган зур хезмәт. Шулай итеп, иске славян китап теле (старославянский) күпчелек славян халыклары өчен уртак телгә әйләнә. Көньяк славяннар (болгар, серб, хорватлар), көнбатыш славяннар (чех, словаклар), көнчыгыш славяннар (украин, белорус, руслар) бу телне кулланганнар.