Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Иң матуры, минем Әни

3 март әниләр бәйрәме алдыннан "Әкият" балалар бакчасында Иң матуры, минем Әни -дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Балалар бик теләп, әниләре белән горурланып, һәрберсе үзенең әнисен рәсемгә төшерде. Әниләр турында кычкырып шигырьләр укыдык  Кем уяткан Ләйләне?(С.Сөләйманова), Әни сүзе (З.Туфайлова), Мин әнигә булышам (Ә.Габиди). Балалар бәйрәмгә ятлаган шигырьләрен дә сөйләп күрәттеләр. Һәр бала үзенең ясаган рәсемен тоткан килеш Р. Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән  Әни кирәк  исемле җырын җырладык.