"Китап белән бергә күңелле"
27 нче февраль көнне, балалар бакчасында А. Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын кычкырып уку көне үтте. Алар Рәшит Бәшәр, Роберт Миңнуллин, Шәүкат Галиевларның кызыклы шигырьләрен, әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Тыңлаганнан соң әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Кечкенә дусларыбызны кыскача гына А. Алишның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдым, китаплардан күргәзмә оештырылды, балаларга китаплар тәкъдим ителде.