Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сугыш урлаган яшьлек

Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел. Бу фидакарь кешеләр иртә таңнан кырларда, басуларда, завод һәм фабрикаларда эшләп, сугыш җимергән җирләрне торгызып, ирләрен һәм әтиләрен, абыйларын һәм улларын сабырлык белән көтеп, сугыш бетүен якынайттылар. Аларның саны инде елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә безнең Яңа Бүләк авылы җирлегендә нибары 8 тыл хезмәтчәне яши. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очрашу уздырдык. Ветераннарыбыз авыр сугыш елларына туры килгән үзләренең балачаклары, уку еллары, өлкәннәр белән бер рәттән колхоз кырларында, фермаларда эшләүләре, урман кисәргә өйрүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Чара мәктәп укучылары әзерләгән шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Чара ахрында укучылар ветераннарга үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр.