Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Җыры белән җиңде дошманны

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Китапханәдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышлап «Җыры белән җиңде дошманны» дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең үлемсез әсәрләре, аның иҗатын чагылдырган газета мәкальәре, цитаталар тупланган. Күргәзмә киң катлау китап укучылар өчен оештырылды.