Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Бүләк итик йөрәк җылысын

3декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Инвалидлар турында без мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында да рух ныклыгы, ихтыяр көче нык булган кешеләр күп. Авылдашыбыз Хисамов Рамил дә шундыйлардан. Ул авырлыкларга бирешмичә, көчле рухлы булып, һәр аткан таңга сөенеп яши. Рамил кечкенәдән рәсем, оригамидан берсеннән берсе матур әйберләр ясарга ярата. Инвалидлар декадасы кысаларында укучылар белән бергә Рамил белән очрашу максатыннан аның өендә булдык. Аның кәгазьдән ясаган пар аккошларларын күреп сокландык. Үз чиратында ул безгә дә мастер-класс күрсәтте, салфеткадан роза чәчәкләр ясап һәрберебезгә бүләк итте. Киләчәктә һәр яңа көн Рамилгә яңа көч, илһам алып килсен, якыннарының, туганнарының игътибарын, игелеген  тоеп яшәвен телибез.