"Туган телем-иркә гөлем
Күзкәй китапханәсендә 21- февраль халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем-иркә гөлем" дигән әдәби сәгать үтте. Балалар татар теленә багышланган шигырьләр сөйләде, төрле сүзләрдән торган мәкальләр җыйды, синоним сүзләр эзләде, башваткыч биремнәрен чиште. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.